Татар ашларының узенчәлекләре нидән гыйбарэт?

15 августа 2018 г., среда

Быелгы ел – Россиянен волонтерлар елы. Шуна багышлап быел Россия кооператорларынын Узәк оешмасы белэн берлектә безнең республикада да яшь волонтерлар республика кооперациянең тарихы, анын ветераннары хәм алдынгы хезмәтчеләре, аларның эш ысуллары белән таныштылар.

Волонтерлар Алексеевский райпосыныә алдынгы жәмгыять туклану оешмасында булдылар. Башка тобәкләрдән килгән егетләр хәм кызлар пешерүче хезмәте узенчәлекләрен узләштерделәр, бик кызыксынып безнен татар халкының яраткан ризыклары – зур бәлеш, очпочмак, кыстыбый, чәк-чәк, гөбәдия хәм юка токмачны үз куллары белән ясап карадылар. Бигрәк тә Кабардино-Болкариядән килгән Хаткова Дианага безнең чәк-чәгебез ошады. Ул кайткач туганнарын да бу тәм-том белән сыйларга булды.

Шул ук вакытта бу ризыкларны дөрес итеп әзерләр өчен купме куләмдә нинди ингридиентлар кулланырга, техник-технология карталарын тозергә,  нинди уку әсбабләре куллану кирәк икәнен хэм санитар нормаларын ойрәнделэр. Ничек дөрес итеп кунак остәлен әзерләу, нинди гореф-гадәтләр белән кунакларга хормәт курсәту ысулына да ихтибар бирелде.

Үзләренең тәҗрибәләре белән озак еллар Алеексеевскының халыкка жәмгыять туклану чараларын күрсәтүдә эшләүче җитәкче Ахметзянова София Ислямовна, пешекчеләр Валиуллина Фэния Калимулловна, Мингазиева Резедэ Рашатовна уртаклаштылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International