Табигый һәм хәләл, сыйфатлы ит ризыкларын каян алырга? Сезгә Балтач районы “Икмәк” комбинаты ярдәмгә килер

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Биредә икмәктән башлап ыслаган ит ризыкларына кадәр тәкъдим итәләр. Казылык, бастырма яки ыслаган каз, тәмле икмәк, помадка конфеты… Күңелең ни тели, сатып ал. Боларны  комбинатка заказлар биреп яки һәр пәнҗешәмбе комбинат каршындагы сату мәйданчыгында үтә торган базардан һәм “Икмәк” кибетеннән сатып алып була.

Колбаса цехында бөтен төр итләрне ыслаудан тыш, колбаса, казылык, сосиски, сардельки, купаты, бастырма әзерлиләр. Ыслаган итләр нигездә бер атна, ә колбаса 2-3 көн эчендә әзер була. Сатуга чыккан ит ризыклары бары шәхси хуҗалыкта үстерелгән мал итеннән җитештерелә. Бар да хәләл, бар да бәрәкәтле.

“Икмәк” комбинаты пешергән ипи исә икмәк камырына куелган “баш”ны мәҗбүри кабартмыйча, биологик өстәмәләр кушмыйча гына пешерелә. Тәмле, файдалы, туклыклы һәм шул ук вакытта сыйфатлы да.

“Икмәк” комбинаты җитештергән ит һәм камыр ризыклары табыннарны бизи ала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International