Балтач районының кулланучылар жэмгыяте оешмалары алдынгылар слетында катнашты

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

7 март конне  район мәдәният үзәгендә алдынгы игенчеләр слеты булды. Чарага районның игенчелек һәм терлекчелек буенча алдынгыларын хөрмәтләргә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлеккә бәя бирергә, киләчәккә планнар һәм максатлар билгеләргә җыйналдылар.  Бу чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә республиканың  күп кенә мөхтәрәм шәхесләре катнаштылар.  Мәдәният үзәгенең икенче катында район хезмәтчәннәренең эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. Тантаналы өлеш башланганчы, кунаклар күргәзмәне күзәтеп, район җирлегендә эшләнә торган продукция белән таныштылар. Бистә үзәгендә һәм Чепьяда алдынгылар слеты уңаеннан махсус оешырылган ярминкә гөрлэде. Район хуҗалыклары, оешма - предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен халыкка тәкъдим иттелэр.  Кулланучылар жэмгыяте оешмалары «Икмэк», «Чепья», «Жэмгыять туклану, «Чэй йорты» - бу  мэртэбэле чарада бик телэп катнаштылыр. Эйтеп уткэн коллективларнын эшенэ югары бэя бирелде. Сәүдә нокталарындагы күңелле шау - шулар, дәртле музыка, үлчәүләр шыгырдавы... мәйданга бәйрәм халәте таратты. Ярминкәгә бистә халкы гына түгел, авыллардан да килгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International