Министрлыкта 2017 елгы язгы кыр эшләрен башкаруга кредит ресурсларын җәлеп итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елгы язгы кыр эшләрен башкаруга кредит ресурсларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.

Фикер алышуларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, банк вәкилләре катнашты.

«Чәчүгә әзерләнә башларга кирәк, – диде Марат Әхмәтов. – Быел да узган елдагы кебек безнең алда зур бурычлар тора – Үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең чагыштырмача үсешен тәэмин итәргә кирәк булачак. Финанс ресурслары җитмәсә, авыл хуҗалыгы культураларын игү технологиясе бозыла. Шуңа күрә куелган максатка ирешү әйләнештә акчалар булуга бәйле».

Шуны әйтергә кирәк, республикада язгы кыр эшләрен башкаруга 20 млрд. сумнан артык финанслар кирәк, бу акча минераль ашламалар, орлыклар, үсемлекләрне яклау чаралары, ягулык-майлау материаллары сатып алуга китәчәк. 8,7 млрд. сум – дәүләт ярдәме, тагын 8 млрд. сум заем акчалары булачак.

Үсемлекчелек продукциясе җитештерүгә чыгымнар турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. «Игенчелек тармагының күрсәткечләре республика авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсеш темпларына шактый йогынты ясый», – дип ассызыклады ул.

Илдус Габдрахманов минераль ашламалар сатып алу, үсемлекләрне яклау чараларына авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан күпме акчалар тотылуга конкрет мисаллар китерде.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында шулай ук «Россельхозбанк», «Сбербанк», «Ак Барс» Банк» вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады. Ташламалы кредит мәсьәләләре, кредит бирү шартлары турында фикер алыштылар.

Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә үзләренең финанс чараларына ихтыяҗ мәсьәләсен кабат карарга һәм кредитлар җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International