ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Быелгы ел – Россиянен волонтерлар елы. Шуна багышлап быел Россия кооператорларынын Узәк оешмасы белэн берлектә безнең республикада да яшь волонтерлар республика кооперациянең тарихы, анын ветераннары хәм алдынгы хезмәтчеләре, аларның эш ысуллары белән таныштылар.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш  районында кооперация оешмаларының  халыкка җәмгыять туклануы хезмәтен башкаручы эшмәкәрләрнең 6 айлык эшенә йомгак ясау җыелышы узды.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Изге рамазан айларында районыбызныӊ күп авылларында ифтар ашлары үткәрелә. 31 май көнне Саба районы ТаТ-Икшермә  авылы мәчетендә Ифтар мәҗелесе булып утте.


30
март, 2018 ел
җомга

Сарман әзерлек конторасы эшчэнлеген саклап тотуны Дамир әфәнде инде ун ел чамасы аның директоры булып хезмәт итә. Бу эшен үзенә хас җаваплылык һәм эзлеклелек белән алып бара. Дару үләннәре җыюны оештырып җибәрүе генә дә ни тора!


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы кулланучылар жэмгыяте узенен коллективы хэм ветераннары белэн гэрлэтеп 8 март бэйрэмен бик югары дэрэжэдэ уткэреп жибэрде


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

7 март конне  район мәдәният үзәгендә алдынгы игенчеләр слеты булды. Чарага районның игенчелек һәм терлекчелек буенча алдынгыларын хөрмәтләргә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлеккә бәя бирергә, киләчәккә планнар һәм максатлар билгеләргә җыйналдылар.


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Балтач районынын Таузар авылына һәр дүшәмбе саен район «Икмэк» кулланучылар җәмгыятенең “Автолавка” кибете сату белән килә.


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гаммәви массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда табигый авыл хуҗалыгы продукциясенең әһәмияте турында әйтте. "Кайбер идарә итүче, өлкәне җайда тотучы оешмалар, коры сөткә өстенлек биреп, дөрес карар кабул итми. Сөт эшкәртү заводларында аертылмаган табигый сөткә өстенлек биреп, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗны арттыру кирәк, чөнки бу халыкның сәламәтлеген саклауда әһәмиятле фактор", - диде ул.

"Мин коры сөт җитештерүгә каршы түгел, мин халыкны алдауга каршы! Нәрсә ул коры сөт? Аны, суга кушып яңадан сөткә әйләндергәч, мәчеләр дә ашамый. Ә аны балаларга, кешеләргә ашаталар. Алар бит сәламәтлек саклау системасының потенциаль клиентларына әйләнә! Шушы ук хәл төрле кушылмалар, мәсәлән, пальма мае белән. Атланмай дип пальма мае саталар, сөт дип коры сөттән яңартылган сөт саталар", - диде Миңнеханов. Президент халыкны алдамаска өндәде. Аның фикеренчә, дәүләт бу процессларны катгый контрольдә тотарга тиеш. Рөстәм Миңнеханов халыкның сәламәтлеге сагында булуның мөһимлеген искәртте. 

Сөт бәяләре төшү белән бәйле авырлыкларны авылда яшәгән кешеләренең җиңеп чыгачагына ышануын әйтте Президент. "Авылда сыер асраган кеше аны асравын дәвам итәчәк. Чөнки бу аның тормыш рәвеше. Без продукция җитештерү кебек игелекле эш белән шөгыльләнгән кешеләрнең кадерен белергә тиеш. Алар халыкка үзләре ашаган кебек сыйфатлы продукция сата. Үзләре өчен үстерелгәннән калганны тәкъдим итә. Сыйфат иң мөһиме. Сыйфатлы ризык, су - ул сәламәтлек дигән сүз. Путин 30нчы елга гомер озынлыгын 80+ка җиткерү бурычын куйды. Моңа ирешү өчен сыйфатлы итеп туклану кирәк. Элек балаларда диатез булмый иде, ә хәзер барысында рәттән аллергия, диатез. Бу туклануга бәйле бит", - дип аңлатты Миңнеханов. Ул дәүләтнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә мөмкин кадәр ярдәм итәчәген 


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Менә инде берничә ел көн саен иртәнге сәгатьөчтән алтыга кадәр “сарман икмәге” ҖЧҖнең ипи-күмәчләре Татарстаннын җиде районындагы кибетләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә тарала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International