Әлмәт районы Елховой авылындагы икмәк заводында пешкән икмәк исен бик күпләр әле бүген дә күңелләрендә йөртәдер

17 октября 2020 г., суббота

Икмәк  - ул тормыш, ул ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек! Ә менә беренче икмәк кайдан килеп чыкты икән дигән сорауны  күпләр үзләренә бирәдер...

Галимнәр беренче икмәкне моннан 15 -16 мең еллар элек таш гасырларына карый дип фаразлыйлар. Ул вакытларда адәм баласын бары тик бер сорау борчыган - кайдан ризык табарга? Шул вакытларда Египетта яшәүче  борынгы кешеләр кыргыйланып үскән бөртекле үсемлекләргә игьтибарларын юнәлтәләр. Бу үсемлекләрнең бөртекләрен башакларыннан бик авырлык белән чистартып, чи килеш ашый башлыйлар. Ә бөртекләрне, бер  - берсеннән җиргә күмеп яшергән җирдән, бөртекләр үсенте булып үсеп чыкканын һәм ул күбрәк башак биргәнен күреп, икмәкне ничек үстереп булганын аңлый башлыйлар. 

Соңрак кояш астында озаграк  торган башакның бөртекләрен аралап  алу җиңел икәнен күргәннәр. Шулай итеп аны җылыта башлыйлар. Ике ташны куеп ышкыгач ут  барлыкка килгәнен күреп, бөтен әйбергә дә ташның әхәмияте бардыр дип ике таш арасына бөртекләрне дә салып ышкыйлар. Аннан он барлыкка килә башлый. Аны үзләре ясаган савытларга  салалар һәм аңа су кушып куе боламык ясап ашый башлыйлар. Соңрак бер кол, шушы боламыгы калган савытны юарга оныта, ә җылы урында калган савыттагы боламык әчеп чыккан була, бу кеше үзен кыйнарлар дип куркып боламыкка тагы он өсти дә кабып карый, ә ул баребер әче була. Кол боламыкны кызган мичтә ташка әйләндереп хуҗаларыннан яшерергә уйлый. Җиргә ясалган мич кызып әзер булганчы, савыттагы боламык әкрен генә күпереп утыра. Кол боламыкны кызган мич төбендәге кызган  ташларга агызып, мич эчендәге камырны күрмәсеннәр өчен мичне каплап куя. Бераз вакыт үткәч, тирә - якка тәмле хуш исле икмәк исе тарала. Кол мичне ачса, анда матур булып алсуланган икмәк пешеп чыккан була. Беренче икмәк шулай барлыкка килә, ә колны ипи пешерү остасы итеп билгеләп куялар. Аңардан бик күп кеше ипи пешерү хөнәренә өйрәнә. Шушы хөнәр әле бүген дә дәвам итә. Әммә еллар үткән саен ипи пешерүне камилләштерә баралар.

Әлмәт районы Елховой авылындагы икмәк заводында пешкән икмәк исен бик күпләр әле бүген дә күңелләрендә йөртәдер. 1966 елда район карары нигезендә Елховой авылында олы юлдан ерак түгел генә икмәк заводы төзеп,  1967 елда кулланылышка тапшыралар. Шушы елдан башлап Елховой авылы яныннан бер генә кеше дә икмәк алмыйча үтеп китә алмый башлый. Чөнки камырына колмак та кушылып пешерелгән яңа   икмәкнең исе әллә кая еракларга китеп тарала торган була. Көн саен бу заводтан атлысы да, җәяүлесе дә, машинадагылары да чират торып икмәк алганнар. Нуруллин Мәгсум Борхан улы (1967 -1974), Фархетдинов Рифгат Хәмәди улы (1976 -1988), Гарифуллина Миннегөл Әхәт кызы (1988 – 2008) җитәкчелек иткән  Елховой икмәк заводы үзенең тәмле ипиләре белән, Елховой авылының данын бик еракларга таратты. 

Еллар дәвамында, шушы икмәк заводының Елховой һәм Түбән Абдул авылларында яшәүче   алтын куллы, оста пешекчеләре (алар бик күпләр) төн йокыларын йокламыйча, маңгайларыннан аккан тирне сөртә – сөртә авыл халкын гына түгел, бөтен тирә-як авылларны да хуш исле икмәк белән тиешенчә тәймин итеп тордылар. Бу изге эш, бүгенге көндә дә Мотыгуллина Кәүсәрия  Минсабир кызы җитәкчелегендә дәвам итә. Шушы кечкенә генә коллектив меңгә якын кешенең иртән торган җиренә 46 төрле камыр ризыгы пешереп куя. 

Хөрмәтле ветераннар,җитәкчеләр, кадерле  пешекчеләр! Сезнең барыгызны да Елховой һәм Түбән Абдул, Кләмәнтәй һәм Сәрән авыллары халкы исеменнән Бөтендөнья Ипи көне белән  котлыйбыз !

Сез  тырыш, намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игьтибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз  һәм тәмле ипиләрегез белән авыл халкының хөрмәтен яулап яшисез, гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге эшләр белән тулы торсын! Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын. Алга таба да якыннарыгыз янәшәсендә шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сезгә!

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International