Балык ыслау hәм тозлау – табышлы җитештерү

9 ноября 2020 г., понедельник

Һәркемгә мәгълүм булганча, балыкның азык кыйммәте бик зур, бу төр продуктта югары сыйфатлы аксым һәм җиңел үзләштерелә торган майлар күп. Безнең организмның фосфор, калий, кальций, натрий, магний кебек төп минераль матдәләргә булган ихтыяҗы балык продуктлары белән тулысынча канәгатьләнергә мөмкин.

Татарстан Республикасы кооператорлары элек-электән балык җитештерү белән шөгыльләнгән - бу бик отышлы касеб. Продукция югары табышлы, түбән чыгымлы, сатып алучыларда бу товарга ихтыяҗ зур.

Балыкның яраклылык вакытын арттыру ысуллары - тозлау һәм кайнар, яки салкын ысул белән ыслау. Балык ыслаганда яфраклы агачларнын пычкы чүбе кулланыла: балык өслеге алтын-көрән төскә керә, ә балык итенә тәмле һәм хуш ис сеңә. Опилка янудан чыккан төтен актив антисептик булып тора, шуңа күрә салкын ыслау ысулы - бик яхшы консервант та. Төтеннең балыкка йогынтысы шулкадәр зур ки, зарарлы микрофлора озак вакытлар узгач та торгызылмый.

Җитештерүчеләр еш кына балык ыслаганда сыек төтен эретмәсе (жидкий дым) кулланалар. Мондый ысул, әлбәттә, уңайлы, тик ул сыеклык продуктны озак сакларга мөмкинлек бирми, буяп кына куя.

Кулланучылар җәмгыяте системасы цехларында продукция бары тик табигый агач кисәкләреннән эшләнгән чимал (опилка) ярдәмендә ыслана. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлегендә ун балык цехы эшли: Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Саба, Тәтеш, Чистай районнарында бу эшнең рәтен беләләр, җиренә җиткереп башкаралар.

 Чистай hәм Ютаза районы кооператорлары, Тәтеш районының «Икмәк» җитештерү берләшмәсе балык цехы сельдь, кильки һәм скумбрияләр тозлау белән шөгыльләнә. Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятендә балыкны тозлаганда төрле тәмләткечләр кулланалар, скумбрия балыгын кайнар ысул белән ыслыйлар. Алексеевск кулланучылар җәмгыятенең «Колос» исемле азык-төлек комбинатында скумбрияне шулай ук тозлыйлар. Әгерҗе районының «Икмәк-төлек комбинаты» җитештерү берләшмәсендә скумбрия һәм килька, Балык Бистәсе районының «Кама плюс» җитештерү берләшмәсендә скумбрия тозлыйлар. Балтач районының «Икмәк» җитештерү берләшмәсе скумбрия балыгын тозлау һәм ыслау белән шөгыльләнә, Саба районының «Икмәк» комбинатында сатып алучыларга тозланган hәм ысланган балыклар тәкъдим ителә.

Кукмара районы кулланучылар кооперативында яшелчә hәм җиләк-җимеш продукциясен консервлаудан тыш, халык күңеленә хуш килгән балык консервалары ясау эше дә алып барыла. Продукция кооперативның үз кибетләр челтәрендә hәм атна саен Казан шәһәрендә үтүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатуга тәкъдим ителә.

Киләчәктә бу төр продуктка булган ихтыяҗны узебезнең балык цехлары җитештергән продукция белән тулысынча канәгатьләндереп, ун балык цехы белән генә чикләнмичә, аларның артуын теләр идек.  

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International