Сайлап алу мөмкинлеге дә, сыйфатлы продукция дә җитәрлек ярминкәләрдә

5 декабря 2020 г., суббота

Шәһәр халкы өчен ярминкә - кышлык азык-төлек запасын туплау өчен  иң яхшы мөмкинлек: экологик яктан чиста яшелчәләр, сөт продуктлары, ит, кондитер һәм икмәк-күмәч ризыклары, бал һәм башкалары - күңелең нинди төрдәгесен тели - барысын да ярминкәдә алып була. Кыскасы, авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә файдалы. Фермерлар үз продукциясен арадашчыларсыз сата ала, ә бу исә продукциянең бәясен киметә.


- Безнең өчен, ягъни пенсионерлар өчен, мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре бик кулай. Бәяләр дә кыйммәт түгел, азык-төлек тә экологик яктан чиста. Халык өчен кирәкле бөтен продукция бар, - диләр сатып алучылар. Әйтеп китергә кирәк, өлкән яшьтәгеләр иртән иртүк киләләр, аларның инде күбесе узләре өчен сатучыларны күптән билгеләп куйганнар.
“Минем яраткан сатучым бүген никтер күренми,берәр нәрсә булмагандыр бит?”-дип борчылып та куялар кайвакыт алар. 3 декабрьдән инвалидлар декадасы баруын искә алсак,аларның иртүк килүләре дә аңлашыла,үзләренә игътибар итүләренә өметләнеп килүчеләр дә юк түгел.

Казан шәһәрендәге ярминкәләргә кооператорлар 2,8 млн сумлык товар алып килделәр,күнелен нәрсә тели,барысы да бар! Ярминкәләрдә сату барышын Республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мухаметшин, премьер-министры Алексей Песошин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров карадылар.


Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шимбә көнне традицион мәйданчыкларда оештырыла: Габдулла Тукай яр буеның «Төзүче» стадионы һәм Ипподром агросәнәгать паркы территориясендә. Ярминкәләрдә катнашырга авыл кешеләре, һәвәскәр бакчачылар да чакырыла. Кооператорлар бу ялда 1,2 млн сумлык үзләре җитештерелгән продукция алып килделәр.
 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International