Авыллар заманлаша

23 декабря 2020 г., среда

Актаныш районында “Авыл кибете” программасы буенча халыкка хезмәт күрсәтүнең өченче пункты Чишмә авылында ачылды. Хәзер әлеге авыл халкы өчен барысы да өй янында: биредә иң кирәкле товарлар куелган, кибетнең ассортименты бик бай.

Республикада 2017 елдан бирле эшләп килгән программа нигезендә Актанышның Теләкәй һәм Яңа Кормаш авылларында мондый халыкка хезмәт күрсәтү пунктлары узган ел сафка баскан иде. 2021 елда заманча кибет Түбән Гәрәй авылы халкын сөендерер дип көтелә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International