Изге Бәйрәм – Ураза Гаете мөбарәк булсын!

13 мая 2021 г., четверг

Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ булганнарга, ялгызларга һәм авыруларга ярдәм итәргә ашыга. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Сезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәбез. Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, бердәмлеккә рухландырсын. Аллаһы Тәгалә исәнлек- саулык, җан тынычлыгы белән мул тормышта, якыннарыбызның кадер- хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерергә насыйп итсен.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International