Актаныш районында “Авыл кибете” программасы кысаларында исәп буенча бишенче кибет ачылды

21 октября 2022 г., пятница

Республикабызда халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән программаларның берсе – торак пунктларда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү. Бүген шундый пунктларның чираттагысы Актаныш районы Әтәс авылында ишекләрен ачты.

Авыл халкын бәйрәмгә тиң тантаналы чара уңаеннан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятенең сәүдә идарәсе башлыгы Илдус Хатыпов котлап үтте.

Актаныш районы халкы өчен бүгенге иртә сөенечле мизгелләр белән башланды. “Авыл кибете” программасы кысаларында ачылган җыйнак кына кибет әлеге районда исәп буенча бишенчесе. Илдус Хатыпов кибетнең авыл халкы өчен һәрдаим кирәкле көнкүреш товарлары белән тулыланып торуын, уңышлы эшләвен теләде.

- Ассортимент ошый, кирәкле бар нәрсә дә бар. Без бик канәгать, алга таба да шулай булыр дип өметләнәбез, - диде кибет ачылу тантанасына килгән авыл халкы.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең Телеграмм-каналга язылыгыз

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International